Яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы.

2016 елның 26 феврале, җомга

2016 елның 25 нче февраль  көнендә Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы уздырылды.  Радик һәм Эльвираның    икенче кызлары   туды .  Ата-ана  кыз балага    Сөмбел  исеме куярга булдылар. Беренче кызлары Әминә зарыгып көткән сеңелесе яныннан китми дә “- ди бәхетле әти кеше.

    ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырганда Гайнановлар  гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде һәм истәлекле бүләк   тапшырды.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International