Алдакчылар Avito сайты аша Чистайда яшәүче ике кешене113 000 сумнарыннан мәхрүм итәләр.

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Беренче очракта зыян күрүчеләрнең берсе Мамадыш районында үтемле бәягә машина сатылу турындагы белдерүгә юлыга. Сатучы ханым, сораучылар күплеккә сылтау итеп, аңардан алдан 5000 сум акча күчертә. Шул ук көнне әлеге ханымның ире шалтырата. Ул башта – 42, аннары 23 мең сума акча сорый. Нәтиҗәдә чистайлы барлыгы 93 мең сум акча күчерә. Мамадышка машинага дип килсә, ул сатучы белән элемтәгә керә алмый. Чөнки телефоннар сүндерелгән, белдерүләр юкка чыгарылган була. Зыян күрүчеләрнең икенчесе – 66 яшьлек пенсионер. Ул сайт аша төзелеш вагончыгы сатарга ниятли. 23нче гыйнвар көнне аңарга бер ир заты шалтырата, аңардан, акча күчерү өчен, паспортының күчермәсен һәм банк картасының номерын сорый. Сораган әйберләр җибәрелгәч алдакчы янәдән шалтырата һәм пенсионерны банкоматта кайбер операцияләр ясарга кирәклеген ышандыра. Барлык манипуляцияләр дә аның сүзләре аша башкарыла. Күпмедер вакыттан соң чистайлы исәп-хисап счетыннан 20 мең сум акча салдырылуы турында хәбәр ала.  Бу ораклар буенча “Мошенниклык“ маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International