2016 елның 21 февраль көнне Мамадыш районында Махаматгаян һәм Хәлимә Гасимовлар гаиләсе гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр.

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

      2016 елның 21 февраль көнне Мамадыш районында Махаматгаян һәм Хәлимә Гасимовлар гаиләсе гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннәргә дә инде 45 ел гомер үтеп киткән. Аларны шушы матур вакыйга белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлап һәм гомер бәйрәмнәрен 15 май көнне  район Мәдәният йортында халыкара Гаилә көнендә бергә уздырырга чакырунамә тапшырдылар.

    Бер-берсенә булган җы­лы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Гасимовларның алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International