Мамадыш районы оешма-предпритие коллективларына масс-старт бирелде.

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

22 команда, 120 әп кеше район оешма-предпритияләре арасында узучы X нчы Спартакиадада катнашты. Спартакиадада катнашучылар алдан www.gto.ru  сайтында теркәлеп, ID-номер алырга тиеш иделәр.  Ир-атлар һәм хатын- кызлар дүрт яшь категориясенә бүленеп старт сызыгына басты:18-29, 30-39, 40-49, 50-59 яшьләр. Ир-атларга биш, хатын-кызлар өч чакрым дистанцияне узарга кирәк иде. 

Район оешма-предпритияләре арасында узучы X нчы Спартакиада нәтиҗәләре түбәндәгечә: 3 нче урында коррекцияләү торак-интернат мәктәбе командасы, икенче урында “Татавтодор“ оешмасының Мамадыш районы филиалы, беренче урында исә район электр элемтәсе челтәре коллективы. Җиңүчеләр диплом, медальләр белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International