Омар урта мәктәбе укучысы Алинә Галиуллина үзенең Татарстанда гына түгел, Рәсәй күләмендә дә көчле армспортчы икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады. Күптән түгел генә илебез башкаласы Мәскәүдә Россия беренчелегендә чыгыш ясады ул. Алинә үз авырлыгында икенче урынны алып, киләсе елда илнең җыелма командасы составында Румыниядә узачак Европа беренчелегендә катнашу хокукы яулады. Кызның остазы Алмаз Мусин үзләренә иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинга, “Мамадыш АТП“ җитәкчесе Фәрит Сибгатуллинга рәхмәтләрен иршетерде.