Төбәгебез ветераннарының “Кышкы чия” ансамбле 10 яшьлек юбилейларына әзерләнә. “Кышкы чия”не 2006 нчы елның 14 февралендә оештырып җибәргән идек, 10 ел сизелми дә үтеп киткән. Хәзерге вакытта отчет концертына әзерләнәбез”,- ди ансамбль җитәкчесе Гөлнур Васыйлова. 16 нчы февраль көнне, Красная Горка мәдәният йортында узачак юбилей тамашасыннан ниләр көтәргә? Әлеге сорауга җавапны, иртәгә, 7 нче февраль көнне, “Нократ дулкыннары” радиосының кичке эфирын тыңлап белә алачаксыз. Студия кунаклары ансамбль җитәкчесе Гөлнур Васыйлова үзе һәм төркем солистлары. Туры эфир кысаларында кунакларга сораулар да җиткерә алачасыз. Телефон: 3-17-65. 103.9 FM ешлыгы. Иң кызыклы сорау ияләрен бүләкләр көтә.