2016 нчы елның 13 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гашыйклар көне уңаеннан тантаналы рәвештә“Иң гашыйк пар” дип исемләнгән фотобәйгенең йомгаклау чарасы узды.
2016 нчы елның 13 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гашыйклар көненә багышлап тантаналы рәвештә район журналистлары февраль аенда башлап җибәргән “Иң гашыйк пар” дип исемләнгән фотобәйгенең йомгаклау чарасы узды.
Нәтиҗәләр буенча 3 нче урынны Мансур белән Әльфия Вәлиевлар яулады, 2 нче урынны Тимур Абдуразаков белән Адилә Галимова. Ә инде бәйгенең абсолют җиңүче пары Алексей белән Ләйсән Потаповлар булды.