“Россия чаңгы юллары – 2016“ кысаларында районыбызда 5472 кеше чаңгы юлларына чыкты. Аларның 1970е шәһәрдә оештырылган ипподромдагы, яңа сквердагы, 4нче мәктәп янындагы һәм “Олимп“ спорт комплексы тирәсендәге юлларда үзләрен төрле дистанцияләрдә сынап карадылар. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, трассаларга басучылар арасында 250 төрле яшьтәге инвалид та булган.