Илфат Йосыпов арабыздан иртә китеп барды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хезмәт итте ул. Аның якты истәлеген ел саен яктырту уңаеннан, коллегалары һәр елны ул туган Түбән Сон авылында хоккей турниры уздырырга карар иттеләр. 2008нче елдан бирле үткәрелеп килә инде ул. Ярышларда быел районыбызның Түбән Сон, Җәнлек совхозы бистәсе, Берсут Сукачы авыллары хоккейчыларыннан тыш, күрше Балык Бистәсе районының Күгәрчен һәм Биектау авыллары хоккейчылары да килгән иде. Һәр уен мавыктыргыч, кызыклы узды дисәк тә, арттыру булмас. Көндәшләр җиңү яулар өчен бөтен осталыкларын боз өстендә күрсәттеләр. Әмма мәйдан хуҗалары үзләренең башкаларга караганда өстен булуларын һәр очрашуда исбатладылар һәм турнирның җиңүчеләре булдылар. Җәнлек совхозы командасы – икенче, Биектау хоккейчылары өченче урыннарда. Илфатның якыннары, коллегаларының иганәчелек ярдәме белән оештырылган әлеге турнирда аерым уенчыларга да бүләкләр тапшырылды.