Февраль ае башланганнан бирле Мамадыш районы буенча 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

2016 елның 13 феврале, шимбә

Февраль ае башланганнан бирле Мамадыш районы буенча 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге юл фаҗигаләренең 7 се тизлек режимын сакламау сәбәпле килеп чыккан, 4 очракта шофер артка таба хәрәкәт иткәндә чит машинага бәрелә, өчесе куркынычсыз булган дистанцияне сакламый,икесе ян-як интервалны дөрес сайламый. Кулай булмаган һава торышы да әлеге аварияләргә сәбәпче булгандыр, диләр юхидилеләр. Юл фаҗигаләре нәтиҗәсендә 5 хатын-кыз зыян күрә, аларның 3 сы үзләре рульдә була. Алган тән җәрәхәтләреннән бер кешегә район дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International