Депутатлар игътибарына.

2016 елның 12 феврале, җомга

Мамадыш муниципаль районы башлыгының 2016нчы елның 15нче февралендә кабул ителгән 022нче санлы карары нигезендә, Мамадыш муниципаль район Советының  өченче чакырылыш депутатларының чираттагы бишенче утырышы агымдагы елның 18нче февралендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында башлана. Адресы: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 42нче йорт.

Мамадыш муниципаль  районы Советының “2015нче елда Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2016нчы елга  бурычлар турында“  проект карары mamadysh.tatarstan.ru рәсми сайтының “Документы“ (“Проекты документов“) бүлегенә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International