Шәдче мәдәният йортында, Ямаш егете, Әфганстанда һәлак булган- Альберт Мирзахан улы Вәлиев истәлегенә 22 нче мәртәбә татар милли көрәше буенча турнир узды.

2016 елның 12 феврале, җомга

         Агымдагы елның 6 нчы февралендә Шәдче мәдәният йортында, Ямаш егете, Әфганстанда һәлак булган- Альберт Мирзахан улы Вәлиев истәлегенә  22 нче мәртәбә татар милли көрәше буенча турнир узды. Быелгы турнирда 12 мәктәптән 90 га якын укучы җыелган иде.

       Турнирны ачу тантанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар, аның  сугышчан дуслары Альберт Вәлиев турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар, аның каберенә чәчәкләр салдылар. Гаиләсенә дә зур игътибар күрсәтелде. Биредә чыгыш ясаган район халкын социаль яклау бүлеге  җитәкчесе Миңлегөл Мирсәет кызы Муллахметова  турнирны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтләрен ирештерде,  Альберт Вәлиевның әти-әнисенә  истәлек бүләге тапшырдылар. Әлеге турнир  якташыбыз рухына яңгыраган сагыну сүзләре, районыбыз сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барды.

 Альберт Вәлиев арабыздан иртә китсә дә, исемен мәңгеләштерү максатында дусларының  аның истәлегенә татарча көрәш буенча турнир үткәрергә карар кылулары изге гамәл дип кабул ителде. Быел 22 нче тапкыр уздырылды ул. Башка еллардан аермалы буларак, анда катнашучыларның да географиясе киң иде. Бәйгедә  оттырып көенүчеләр,  җиңүдән сөенүчеләр дә күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International