Мамадышлылар “Россия чаңгы юллары-2016” спорт ярышына әзерләнә. Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге Гашыйклар көне- 14 февральдә Мамадышта да үткәреләчәк. Гадәттә, традицион массакүләм ярышларда илнең 72 төбәгендә яшәүчеләр катнаша иде. 1982 елдан бирле үткәрелеп килгән “Россия чаңгы юллары” спорт акциясе кышкы чордагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. Чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Былтыр, мәсәлән, Бөтенроссия массакүләм ярышта 5 меңгә якын мамадышлы катнашкан иде. 14нче февральдә районда “Россия чаңгы юллары-2016” һәм аның белән бергә “Татарстан чаңгы юллары” бәйгесе дә узачак. Оештыручылар спортның әлеге төрен үз итүчеләрне иртәнге 9да гаиләләре белән шәһәр стадион–ипподромына, “Олимп” комплексы базасына һәм Җиңү паркына чакырып калалар. Шулай ук ярышлар авыл җирлекләрендә дә оештырылачак. Традиция буенча, быел да берничә төркемле старт игълан ителә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аннан зурлар, ветераннар һәм җитәкчеләр узышачак.