Район җитәкчелегенең халык белән һәрдаим очрашып торуы Мамадыш районы өчен күркәм гадәт.

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Район җитәкчелегенең халык белән һәрдаим очрашып торуы Мамадыш районы өчен күркәм гадәт. Район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге делегация бу юлы Т. Яке авыл җирлеге тормышы белән танышып кайтты. Т. Яке авыл җирлегенә 3 авыл керә. Т. Яке, Дегетле, Покровский авыллары. Барлыгы 546 кеше яши. Биредә яшәүче халык өчен төп керем чыганагы умартачылык, диде җирлек башлыгы Рафаиль Нәҗметдинов. Территориядәге шәхси хуҗалыкларда барлыгы 313 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 134 баш савым сыеры, 282 баш сарык һәм кәҗә, 5 баш ат, 1038 тавык, 274 баш умарта асрал, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International