Хезмәткә кагылышлы соравың булса...

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

 17 февральдә иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр гражданнарның хезмәткә булган хокукларын яклау мәсәләләре буенча “кайнар линия” эшли. 8(843)236-40-17, 236-89-15, 236-4062 телефоннары белән шалтыратучы граҗданнарның бәхәсле хезмәт мөнәсәбәтләре һәм башка сорауларына белгечләр җавап бирәчәк.

18 февральдә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин белән берлектә, гражданнарның хезмәткә хокуклары сакланышы мәсьәләләре буенча сәгать 11дән кабул итү үткәрә. Мөрәҗәгать итү өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International