Узган шимбә Мамадышта көбагыш мае җитештерү заводы ачылды.

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Узган шимбә Мамадышта  көбагыш мае җитештерү заводы ачылды. Мәгълүм булганча, әлеге продукциягә бүген сәнәгатьтә дә сорау күп. Ул консервлауда, ярымфабрикатлар җитештерүдә, лак һәм буяулар индустриясендә, медицина һәм косметика әйберләре, сабын һәм башка  продукцияләр җитештерүдә дә киң кулланыла. Әмма иң мөһиме – көнбагыш маеннан башка кулинарияне күз алдына да китерүе кыен. Мамадыштагы әлеге объект киләчәктә үзенең базарын киңәйтәчәгенә шик юк. Моннан тыш майлы орлыкларның маен сыгып чыгарганнан солң калган түп тә бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә киң кулланыла. Аны районыбызның читтән кертә иде. Төбәгебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә көнбагышны киң мәйданнарда игү мөмкинлеге дә бирәчәк әлеге завод. Предприятие көн саен 50 тонна бу культураны эшкәртүгә исәпләнгән. Моның өчен аны игү мәйданнары кимендә 10 мең гектар булырга тиеш. Завод тәүлеккә 20 тонна май, 22 тоннан түп, 8 тонна кабык җитештерергә сәләтле. Бүгенге бәяләр белән биредә бер елга 400 миллион сумнан артык продукция җитештерү күз уңында тотыла.

Объектны ачу тантанасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов шәһәребездә шундый завод салуга тәвәккәләнеп алынган “Вятка-ойл“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Илшат Гайнуллинга һәм аның командасына рәхмәтләрен ирештерде. Предприятиене ачу тантанасында Татарстан Республикасы Сәнәгать министры урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Артур Николаев катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International