Дүртенче, өченче, икенче һәм... беренче. Соңгы елларда республика педагоглары арасында уздырылган кышкы Спартакиадада районыбыз командасының яулаган урыннары шундый. Быел, ниһаять, гомумкоманда беренчелегендә безнекеләргә укучылар саны 3,5 меңнән артык булган 25 район арасында тиңнәр булмады. Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, әлеге спорт чарасы елдан ел популярлаша бара, төбәкләр аңарга ныклы әзерлек белән киләләр. Балык Бистәсендә узган спорт бәйгеләрендә мөгаллим вә мөгаллимәләр спортның 11 төре буенча көч сынаша. “Күңелле стартлар“да, шорт-тректа, бау тартышуда мамадышлылар барысын да уздыралар. Дартс, шахмат бәйгеләрендә икенче урынны яулыйлар. Башка төрләрдән дә педагогларыбыз беренче унлыктан төшмиләр. Нәтиҗәдә, Мамадыш районы укытучылары 71 балл туплап, пьедесталның югары баскычына күтәреләләр һәм белем бирү учреждениеләрендәге спорт залларын ремонтлау өчен 500000 сумлык сертификатка ия булалар.