Туган ягым Мамадыш!

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген татар теле укытучылары 5-6нчы сыйныф укучылары белән берлектә, экология айлыгы кысаларында, телдән журнал үткәрде. Ул төбәгебез табигатен яктырткан “Туган ягым Мамадыш!” дип аталган тема астында узды. Кичә Ф. Нәбиуллин көе, Н. Йосыпова сүзләренә язган  “Әй Мамадыш, Мамадыш!”  дигән җыры белән башланып китте. Чынлап та, нинди генә җирләр, нинди генә илләр гизеп, кайларда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як иң якыны һәм иң кадерлесе. Безнең туган шәһәребез Мамадыш – Республикабызның иң матур җирендә урнашкан һәм аның ерак гасырлардан килгән бай тарихы бар. Мамадыш яклары табигатенең гүзәллеге турында күптән, бик күптән билгеле һәм бу тиңдәшсез гүзәллек кемнәргә генә канат куймаган да, илхам чыганагы булмаган. Соңгы елларда шәһәребез,  үзенең икенче яшьлеген кичерә. Ул елдан – ел яшәрә, матурлана. Чиста, төзек урамда йөзләгән фонарьлар балкый, скверлар матурлап эшләнгән коймалар белән уратылган, яңа матур һәйкәлләр үткәнебез тарихын искә төшереп тора. Укучылар белән дә шул хакта әңгәмә алып барылды, Мамадышыбыз буенча сәяхәт ителде. Шәһәребез турында шигырьләр укып, җырлар җырлап бәйрәмебез уеннар белән үрелеп барды. Туган ягыбыз гел шулай матур булсын өчен тырышырга, аны чиста тотарга, фонарьларны ватмыйча саклап, табигатьне баетып яңа агачлар, чәчәкләр, бакчалар үстерергә дигән максат куелды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International