Мамадыш имамнары халыкны борчыган сорауларны җаваплый.

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Игътибар! Мамадыш имамнары халыкны борчыган һәр сорауны җавапларга теләк белдерә.

"Иман вә әхлак" тапшыруының махсус чыгарылышында сездән килеп ирешкән һәр сорауга җавап алу мөмкин булачак. 26 нчы гыйнварга кадәр мөселман кардәшләрдән сораулар көтәбез. Төбәгебезнең иң дәрәҗәле дин әһелләренә булган сорауларның әһәмиятле, төпле булулары мәслихәт.

Сорауларны язмача рәвештә социаль челтәрдәге "Есть контакт" төркеменә юлларга мөмкин, яисә 3-17-65 телефон номерына шалтыратып җиткерә аласыз.  

Форсатны кулдан ычкындырмагыз!

А.А.М

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International