Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла.

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

    Җиһанның барлык  почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2016 нчы ел атлый.

   Килгән ел Мамадыш районының ГХАТ бүлеге өчен бик  унышлы булды. Быелга куп тантаналы чаралар планлаштырылган.

    Яшь парлар бер-бер артлы, узган ел парларның йөрәктәге теләкләр белән беркетелгән чәчәкләр үз иясен табачак һәм шул йөрәккә узләренең исемнәре белән яфрак берекетәчәкләр. План буенча яфракларның бер өлешен Шәһәр көне бәйрәме көнендә Мәхәббәт агачына беркетергә, ә икенче өлешен Яңа ел көнне алдыннан.

  “Яшь парлар селфие» фотоконкурсы Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлеге инстаграм сайтында узачак. Ел дәвамында кайсы фотосүрәт кубрәк лайк җыйса, традициягә әверелеп барган ел ахырында нәтиҗәләр ясый торган Боз сараенда уза торган концертта игълан итәчәкләр.

    Шулай ук, планнарда 2016 елгы яшь праларның фотосүрәтләрен җыеп стенага берекетеп барырга, һәм ел азагын да “Мамадыш шәһәренең 2016 елгы бәхетле яшь парлары” –дип исемләнгән альбом ясарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International