2016 елның беренче пары.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

      Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  9-нчы гыйнвар көнне  яңа 2016 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2016 нче  елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгэн Руслан  һәм  Миләүшә   Мөхетдиновлар. Алар беренче чәчәк- бүләк ияләре дә булдылар һәм йөрәктә узләренен истәлекләрен-  исемнәре язылган өрәнге яфрагын калдырдылар. Бу яфраклар бәхет агачында шәһәр көнендә эленәчәк.

     ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу –   зур җаваплылык йөкләвен, Руслан белән Миләүшәнең киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте. 

 Бу көнне Мамадыш ГХАТ бүлегендә 4 яшь пар гаилә кордылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International