2-январь көнне, Шәдче мәдәният йортында “Яңа ел” лотерея билетлары уйнатылды. Лотерея уеннарын Шәдче мәдәният йорты директоры Валиев Илдар Мирзахан улы алып барды. Ул үзенең чыгышын котлау сүзләре белән башлады, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән җирлегебездәге оешма җитәкчеләренә, иганәчеләргә үзенең рәхмәтен җиткерде. Лотерея уеннарында зур бүләкләр уйнатылды. Лотерея уены җырлар белән аралаштырып алып барылды. Бәйрәмнән соң яшьләр өчен дискотека булды.