31-декабрь көнне, Шәдче мәдәният йортында үзәк Бал-маскарад булып узды.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

   31-декабрь көнне,  Шәдче  мәдәният  йортында үзәк  Бал-маскарад  булып  узды.Бал-маскарадта  кар  сыннары  ясаган  оешмалар,шәхси  хуҗалыклар  рәхмәт  хаты  һәм  истәлекле  бүләк  белән  бүләкләнделәр.Бал-маскарад  җыр,биюләр ,уеннар  белән  үрелеп   барды.Маскалар  үзләренең  чыгышларын  күрсәттеләр.Кыш  бабай  белән  кар  кызы  чыгышлары  уен –көлке  белән дәвам  итте. Авыл халкы,  мәдәният  йорты  хезмәткәрләренә,  үзләренең  рәхмәтләрен  җиткерделәр.Шулай  ук 31-декабрь көнне Вахит ,Шәдче  башы  авылларында  Бал-маскрад  гөрләп  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International