"Мамадыш ТВ" да кабат кызыл туй.

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

"Мамадыш ТВ" да көн дә бәйрәм-көн дә туй.

Райондашыбыз Ләйсән Галимҗан кызы Сәетова белән яраткан хезмәттәшебез Илнур Илсур улы Юнысовның бүген никах көннәре. 

Кадерле Ләйсән белән Илнур!

Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах бәйрәмегез.

Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша.

Ике чибәр бергә килсә, сандугачлар кебек сайраша.

Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, елмаю бүләк итеп, гомер кичерергә язсын.

Котлы булсын никах туегыз,

Уртак булсын сезнең уегыз.

Бәхет чишмәләре мул аксын,

Фәрештәләр сезне сакласын!

Вәгъдәләрне аклап килегез,

Бер-берегезне хөрмәт итегез.

Арагызга кертми ятларны,

Алтын туйга кадәр җитегез!

Өйне ямьләндереп, яңгыратып,

Тәгәрәшеп үссен нәниләр!

Оныкларын сөеп, “җимешләрем” диеп,

Шатлансыннар әби-бабайлар.

Изге теләкләр бәйләмен  "Татмедиа" АҖ нең "Информпечать" "Нократ"("Вятка ") филиалы коллективы ирештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International