Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миинегалиев Балык бистәсендә кунакта булып кайтты.
Сәфәр кысаларында Илхам хәзрәткә Балык бистәсенең бер мәхәлләсендә Мәүлид мәҗлесе шаһиты булырга туры килә. Мәүлид кичәсе - бик күңелле, күркәм тантана. Ул бер генә көндә үткәрелми, ә тоташ ай буе дәвам итә. Раббигыль-әүвәл ае - Мәүлид ае. Димәк, тантана бу айның беренче көненнән башлана. Менә шул Мәүлид ае башлангач, кешеләр үзләре теләгәнчә, хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкенчәкне табынга җыя.
Сүз уңаеннан, Мамадыш районының Яңа Комазан авылында Мәүлид аеның бер көнен ураза тотып каршы алганнар. Кичен "Рәшидә" мәчетендә ифтар ашы да оештырылган.
ААМ