1 нче актлар язмасы теркәлде.

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

2016 нче елның 1 нче гыйнварьда  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 1 нче актлар язмасы теркәлде.

2016 нче елның 1 нче гыйнварьда  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 1 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 1 нче таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы  Виктория Березина.

Гаиләдә икенче бала булып туган баһадир кыз – 3150 гр. авырлыкта, буе 51 -см. 7 яшьлек апасы Дарья өчен ул көтеп алынган сеңел.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырганда Березиннар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Истәлекле ике дәүләт телендә “Виктория” исеменең мәгънәсен эченә алган ЗАГС бүлегенең махсус котлау открыткасын тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International