Тамашага чакыралар

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа елны каршылаганнан соң да, үзәк мәйдандагы Чыршыга атна буе тынгылык юк. 1нче гыйнвардан алып 7нче гыйнваргача аның тирәсендә шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр үзләренең тамашаларын күрсәтәләр. 

1нче гыйнвардагы тамаша өчен шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп җитәкчелегендәге коллективлар, 2нче гыйнвар кичендә “Әкият“ һәм “Теремок“ балалар бакчалары; 3нче гыйнварда “Бәләкәч“, “Миләшкәй“, “Ләйсән“ балалар бакчалары; 4се көнне шәһәрдәге 2нче санлы лицей; кичә Мамадыш коррекцияләү торак-мәктәбе коллективлары җаваплы иде.

Бүген үзәк чыршы янәшәсендә күңел ачу тамашасын шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп җитәкчелегендәге коллективлар, ә иртәгә- 7нче гыйнвар кичендә “Ландыш“, “Светлячок“, “Нократ“, “Кояшкай“ балалар бакчалары җитәкчелегендәге оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр шәһәрдәшләребезнең, кунакларның күңелләрен ачачак. 

Бәйрәм тантаналарына 13нче гыйнвар көнне иске Яңа елны каршылау белән нокта куела.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International