Мамадыш кызы «Болгар радиосы » музыкаль премиясен отты Автор Редактор

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән тамашачы куңелен яуларга өлгергән Гөлсирин Абдуллина иң мәртәбәле җыр премиясенә ия булды.

Социаль челтәрләрнең берсендә ул: «"Болгар радиосы " милли музыка премиясенә  " Саулык бир син, Ходаем" җыры белән лаеклы булдым! Рәхмәт бик зур, хөрмәтле дуслар, сезнең ярдәм белән генә!» -дип яза.


Татар җырына битараф булмаганнар “ТНВ-Татарстан” телеканалының һәм “Болгар радиосы” радиостанциясенең “Музыкаль дистә” программасы кысаларында ел башыннан бирле тавышларын биреп, иң яхшы  җыр һәм башкаручыны SMSлар җибәреп, студиягә шалтыратып, сайтта  сайлый. Нәтиҗәдә, республика тамашачысы фикере туплана, халыкның нинди җыр яратуы һәм кайсы җырчыны ишетергә-күрергә теләве ачыклана, тамашачыларның музыкаль зәвыклары өйрәнелә. “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә лаеклыларны тамашачы үзе сайлый алуы белән әлеге проект әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International