Декабрь аенда Шәдче авыл җирлегенә кергән авыллар арасында «Туган ягым моң чишмәсе»дип исемләнгән смотр конкурслар булып узды. Вахит, Ташлыяр, Шәдче башы, Юкәче авыллары үзләренең эчтәлекле концерт программаларын күрсәттеләр.Чираттагы концертны Шәдче һәм Ямаш авылы үзешчәннәре куйды. Концертта авылда туып үскән якташларыбыз һәм авылда яшәүче өлкәннәр , балалар катнашты. 2016 – елның 7 январендә җирлегебез тамашачыларын , якташларыбызны гала концертка көтеп калабыз.