Елның иң серле һәм иң могҗизалы бәйрәменә нибары санаулы сәгатьләр калып бара. Ә шәһәребез урамнарында, авылларда әкият геройлары, кар һәм боздан ясалган берсеннән-берсе матур сыннар инде бүген үк күтәренке кәеф өсти.
Әлеге могҗизаларны тудыру күп көч, авыр хезмәт сорый бит. Быел һава торышының бер җылытып, бер суытып торуы өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Күп кенә коллективларга ясалган сыннары бозылу сәбәпле, аларны яңа баштан торгызырга да туры килгән. Безнең иҗат төркеме нәкъ менә шушы матурлыклабелән танышты. рны тудыру барышы