Түбән Ушмы авылында яшәүче Арсланова Сәкинә Рахматулла кызына 90 яшь тулды.

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

                  Түбән Ушмы авылында яшәүче  Арсланова Сәкинә Рахматулла кызына 90 яшь тулды. Сәкинә апа безне  догалар укып, бәлеш пешереп каршылады. Сәкинә апа гомерен урман  хуҗлыгына багышлый. Хөрмәтлле ялга чыккач та Сәкинә апа тик ятмый, ул әле яңадан 12 ел тормышын “Кзыл Флаг” колхозында эшли  Бер ул, бер кыз тәрбимялэп үстерә, 6 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә   сарыклар асрап, яшелчәләр үстереп, үз көнен үзе күреп яши. Юбилей уңаеннан Сәкинә апа район һәм авыл җитәкчеләреннән кайнар котлаулар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International