ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган “Ышаныч һәм иминлек”/“Доверие и безопасность” XIII Республика конкурсына йомгак ясалды. Идарәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, әлеге конкурсның жюри рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Ислам Галләмов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин, республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре һ.б. рәсми затлар катнашты Быел конкурс 6 номинациядә үткәрелде: “Балаларга – имин юллар” “Юлларның көндәлек тормышы”, “Юл сагында” , “Социаль реклама”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре, “Иң яхшы район (шәһәр) газетасы”. Конкурс нђтиќђлђре буенча,“Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” номинациясендђ Айгөл Әхмәтшина љченче урынга, “Социаль реклама” номинациясендә Эльмира Миңнекәева икенче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга диплом һәм гөлләмә белән акчалата бүләк тә тапшырылды. Үз номинацияләрендә җиңүчеләр конкурс сыны белән дә бүләкләнде.