Мамадышта инвалидлар җәмгыяте чыршы бәйрәме үткәрде

2015 елның 25 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәменнән һәркем могҗиза көтә, күңелдә дә шатлык хисләре бу көннәрдә. Төрле оешма-предприятиеләрдә дә  чыршы бәйрәме гөрли. Районыбызның физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр җәмгыяте дә бу чаралардан читтә калмый.

Инде менә тугызынчы ел рәттән алар районыбызда яшәүче инвалидлар өчен чыршы бәйрәме үткәреп килә. Иң элек, залга жыелган кунакларны, район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов сәламләп, изге теләкләрен житкерде.

Инвалидлар җәмгыяте рәисе Илсөяр Габдрахманова сүзләреннән күренгәнчә, биредә олылар гына түгел, балалар да катнашу хокукына ия булган.Чөнки, бәйрәмне бигрәк тә алар зарыгып көтә,- ди ул.

Бәйрәм барышында, иң-иңнәрне дә билгеләп узарга онытмадылар. Юбилярлар һәм жәмгыятьнең иң актив вәкилләре район җитәкчелеге кулыннан бүләкләр алды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен уздырылучы бәйрәм кызыклы уеннар, Кыш бабай белән Кар кызы чыгышлары, уен-көлке белән дәвам итте.   

 

Ландыш Бабаниязова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International