Мамадышта балык тоту буенча турнир узды. Әлеге чараны районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, “Трудовик-орлык“ агрофирмасын җитәкләгән Гаянов Фәргать Рәфкать улының якты истәлегенә багышлап үткәрделәр. Ул бер ел элек җир җимертеп эшләп йөргәндә арабыздан китеп барды. Турнирның ни өчен балыкчылар арасында оештырылуын без Фәргать Рәфкать улының туганнарыннан сорадык. Сеңлесе Миләүшә Нотфуллина әйтүенчә, ул табигатьне, авылны яраткан. Буш вакытларында балыкка, ауга йөргән. Балык тоту буенча турнирны Фәргать Рәфкать улының туганнары һәм дуслары оештырды. Чараны Нократ елгасының “Аквариум“ дип йөртелүче култыгында үткәрделәр. Һава торышы салкын булса да, төп кубок өчен көрәшергә теләүчеләр шактый җыелган. Турнирда катнашу өчен 17 балыкчы теркәлә. Алар арасында бер хатын-кыз да бар. Турнирда беренче урынны 66 данә балык тоткан Илнур Сәлахов яулады. Аңа төп кубок һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Призлы урыннардан тыш, балыкчыларны аерым номинацияләр буенча да хөрмәтләделәр. Ислам Мисбахов, мәсәлән, иң яшь катнашучы булса, Илфат Имамиев иң өлкәне иде. Шулай ук иң зур балык, иң авыр балык тотучыларны да бүләкләделәр.