ТР Президенты республика муниципаль берәмлекләр арасындагы смотр-конкурс җиңүчеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды

2015 елның 25 декабре, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,  ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәртеп үтик: әлеге смотр-бәйге ТР Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.

Шуны да билгеләп узу зарур: бүген Казандагы “Корстон” комплексында ТР Муниципаль берәмлекләр советы X корылтае була. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге корылтай алдыннан, шулай ук ел тәмамланып килгәндә, смотр-конкурска йомгак ясауның матур гадәткә әверелүенә игътибарны юнәлтте. Ул узып барган елның гадиләрдән булмавын билгеләп, муниципаль берәмлекләргә депутатлар, шулай ук ТР Президенты сайлануын искәртте. “Бу республикабызның барлык хакимият структуралары өчен җитди имтихан булды. Без әлеге бурычны лаеклы рәвештә башкарып чыктык. Бүгенге авырлыкларга карамастан, республикада булдырылган динамиканы сакларбыз дип уйлыйм. Моның өчен безгә халык белән, инвесторларыбыз белән нәтиҗәле эшләү, үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү зарур”, – диде ТР Президенты.

Р.Миңнеханов җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елның уңышлы булуын теләде: “Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль, дәүләт хакимияте органнарының нормаль эшчәнлеген урыннарда тәэмин итүче хезмәттәшләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерүегезне үтенәм”, – дип, сүзен йомгаклады.

Минсәгыйть Шакиров ТР җитәкчелеге ярдәме белән муниципаль берәмлекләрнең матди-техник тәэминатының елдан-ел яхшыруын ассызыклап: “Элек-электән авылда атсыз кеше иң соңгы кеше булган. Бүген исә авыл җирлекләре башлыклары “тимер ат”лы һәм үзләренә йөкләнгән бурычны үтәргә әзер”, – дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча тапшырыла торган автомобильләр, авыл җирлекләре башлыклары өчен транспорт булудан тыш, - авылда социаль такси да, ашыгыч ярдәм машинасы да, һәм, гомумән, муниципалитетның казанышы. Минсәгыйть Шакиров китергән мәгълүматка караганда, бүген 23 районда барлык муниципаль берәмлекләр 1әр тапкыр автомобиль алган, тагын 20 район алмыйча калган. Автомобиль алмаган муниципаль берәмлекләрнең саны – 55, кайберләренә транспорт чаралары инде 2 нче тапкыр тапшырыла башлаган.

Чарада Чистай муниципаль районының Данауровка авыл җирлеге советы рәисе Таисия Ворожейкина барлык җиңүчеләр исеменнән ТР Президентына рәхмәт сүзләре җиткереп: “Бу безнең өчен тагын да яхшырак эшләргә, иң мөһим бурычны – авыл җирлекләре иминлеген күтәрү бурычын үтәүдә яңа уңышларга омтылуга чираттагы стимул булып тора”, – диде һәм тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә сүз бирде.

Быел смотр-конкурста катнашуга барлыгы 202 гариза тапшырылган булган. Конкурста катнашучыларны бәяләгәндә, аерым алганда, муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктлар санына, аларның район үзәгеннән ераклыгына, авыл җирлегенең даими яшәүче халкының уртача еллык санына, җан башына каралган салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәргә, мөгезле эре терлек санына, бер кешегә торак тапшыру күләменә, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урыннарда программаларның гамәлгә ашырылу тизлегенә, гражданнарның үзмәшгульлегенә теләктәшлек итүгә, авыл җирлегенең төзекләндерү, ямьләндерүгә тотылган чыгымнарына, криминоген вазгыятькә, социаль-мәдәни һәм спорт тормышына игътибар бирелгән. Шәһәр округлары өчен муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлек күрсәткечләре исәпкә алынган.

Нәтиҗәдә, бәйге лауреатлары дип 93 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе табылган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бүген җиңүчеләргә 93 “Шевроле Нива” җиңел автомобиле һәм 7 “Форд Транзит” микроавтобусы ачкычлары тапшырды. Алар арасында Мамадыш районының Ишки, Тауиле, Кеме-кул авыл җирлекләре башлыклары.

Тантанадан соң чарада катнашучылар “Корстон” комплексында үткәреләчәк ТР Муниципаль берәмлекләр советы X корылтаена юл тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International