Кичә, ягъни 23 декабрь көнне башкалабыз Казанда узган “Әхлак – иман көзгесе” мәчетләр каршындагы курсларда әхлак дәресләре эшкәртмәләре республика конкурсы узды.Әлеге конкурска мәдрәсәбезнең 2 һәм 3 курсында белем алучы шәкертләребез Әлфия Вагыйзова белән Рәйсә Муллахмәтова да үз эшләрен тәкъдим иткәннәр иде.Нәтиҗәдә 2 курста белем алучы Әлфия Вагыйзова “Әдәпле бала” номинациясендә 1 урынга лаек булып диплом белән бүләкләнде. Ә 3 курста белем алучы Рәйсә Муллахмәтова “Күркәм әхлак- иман көзгесе” номинациясендә 2-3 урыннарга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.