Мамадыш мәдрәсәсендә пәйгамбәребезгә багышланган кичә узды

2015 елның 25 декабре, җомга

Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган кичә  Мамадыш мәдрәсәсендә 24 декабрьдә узды.

Кичәне оештыруда шәһәребезнең “Ак калфак” оешмасы аеруча активлык күрсәтте, дип хәбәр итәләр мәдрәсәдән.Әлеге чарада мәдрәсәнең кичке бүлегендә белем алучы шәкертләр, мәдрәсәне тәмамлаган апалар, абыстайлар, хәзрәтләр, җирлектә яшәүче мөселманнар катнашты.

Кичәне мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт изге Коръән аятьләрен укып ачып җибәрде. Соңыннан сүз район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиевка бирелде. Кичә барышында районның имамнары,абыстайлары, мәдрәсә мөгаллимнәре Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазьләр сөйләделәр, викториналар үткәрделәр. Чара чәй табыны артында тәмамланды.

Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев сүзләренә караганда, 2016 нчы елның гыйнвар аенда Мәүлид бәйрәмен зурлап район мәдәният йортында да билгеләп узачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International