Яңа ел бизәлешен ачыклаучы комиссия үз эшен башлый

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы атнаның якшәмбесендә кар сыннарын чираттагы сынау көтә. Район башлыгы Анатолий Иванов сүзләренә караганда, нәкъ бу якшәмбедә иң затлы яңа ел бизәлешен ачыклаучы комиссия үз эшен башлый. Район башлыгы да игътибар белән синоптиклар фаразын күзәтә. Дилетант-сынчылар быел һава торышы алдында чын имтихан тоттылар. Һава температурасының тотрыксыз булуы аркасында, тоташ яңгырлар булу сәбәпле кар сыннарын һәрвакыт төзәткәләп торырга, пакетлар белән төрергә туры килде. Ялларга исә бераз суытачак, дип өметләндерәләр синоптиклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International