Җырның сүзләрен Мамадыш районы, Рәхмәт-Аланы авылы егете Руслан Чернов, ә көен Альфред Якшимбетов иҗат иткән. Керәшеннәр генә түгел, татарлар да бик ошаткан бу җырны. Хит-парадта тавыш бирү нәтиҗәсе буенча, “Керәшен егетләре” ‒ “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты.
Премияне тантаналы рәвештә 20 декабрь көнне тапшырдылар. Тамашачылар һәм радиотыңлаучылар бүләкләү тантанасын 27 декабрь көнне ТНВ каналыннан да карый алачак.
Җыр авторларын һәм Вадим Захаровны бу премия белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
28 февральдә исә Мәскәүнең Кремль сараенда I премия лауреатлары катнашында зур концерт узачак.