Мамадышлылар Президент бәйрәменә әзерләнә.

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Быел Президент чыршысы 25 декабрьдә Казан шәһәрендә узачак.

Республикабызның барлык төбәкләреннән җыелган балалар катнашында үтүче бу чарага меңләгән бала чакырылган. Анда Мамадыштан да 36 укучы катнашачак.

Алар арасында чит гаиләгә тәрбиягә алынучылар, опекун гаиләсендә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International