Түбән Яке авылы мәчетендә авыл халкы һәм дин әхелләре белән берлектә Мәвлет ашы үткәрелде.

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

23 декабрь көнне Түбән Яке авылы мәчетендә авыл халкы һәм дин әхелләре белән берлектә Мәвлет ашы үткәрелде. Ашка күрше тирә авллардан Урта Кирмән, Рәхмәт,Уразбахты, Түбән Сөннан да кунаклар килде. Шулай ук бәйрәм ашыннан, мәчеткә йөрүче мәктәп укучылары һәм укытучылар да читтә калмадылар. Аш алдыннан бик күп мәгънәле вәгазьләр укылды. Халык бик күп җыелды, бәйрәм табынында барлыгы 86 кеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International