Районыбыз волейболчылары чираттагы уңышларына ирештеләр. Бу юлы Минзәләдә узган авыл районнары арасында Татарстан чемпионатында ир-егетләребез финалда Саба волейболчыларына зур каршылык күрсәтсәләр дә, бәхет көндәшләргә елмайды. Аларга өстенлеккә ирешү өчен өч сет уйнарга туры килде. Соңгы исәп алар файдасына – 2:1. Шунысын да истә тотыйк, чемпионатка иң көчле 14 команда җыелган иде. Хатын-кеызларыбыз исә сигез коллектив арасында бронза медаль яуладылар. Моның өчен алар Сарман районы волейболчыларын бирелергә мәҗбүр иттеләр.