Ярминкә иртәнге 7 сәгатьтә башлана

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бу атнаның шимбәсе, 26нчы декабрьдә елның соңгы ярминкәсе оештырыла. Шәһәребезнең үзәк мәйданында үткәрелүче традицион чара өчен Красная Горка икътисадый зонасы хезмәтчәннәре җаваплы.

Шушы төбәкләрнең бюджет оешмалары, фермер хуҗалыклары Мамадыш халкына үтемле бәядән сыйфатлы продукция алып киләчәк. 

Ярминкәдә мулдан ит һәм сөт, камыр ризыклары, терлек азыгы, кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк, ди оештыручылар. Урманчылар яшел чыршы белән сату итәргә ниятли.

Ярминкә иртәнге 7 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International