Яшь гашыйк пар Мингалимов Руслан Рушан улы белән Ибраһимова Миляуша Хаммат кызы өчен никахлашу көне икеләтә бәйрәм булды.

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Яшь гашыйк пар Мингалимов Руслан Рушан улы белән Ибраһимова Миляушә  Хаммат кызы  өчен никахлашу көне икеләтә бәйрәм булды. Чөнки яшьләр Мамадыш районының ГХАТ бүлегенә законлы язылышырга  гариза бирергә никахлашудан соң ук килделәр.  

     Гашыйклар бергә  эшлилэр, шунда ук 1 ел элек танышалар. Шул көннән бирле алар аерылышмыйлар. Бер ай элек гашыйк кияү егете сөйгән яры Миләүшәгә романтик рәвештә бергә һәм мәңге бергә булырга тәкъдим ясаган.

     Киләчәктә бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International