“Татспиртпром“ Мамадыш спирт заводының җитештерү куәтләрен арттырырга җыена.

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

“Татспиртпром“ Мамадыш спирт заводының җитештерү куәтләрен арттырырга җыена. Бу турыда “Татспритпром“ ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ирек Миннәхмәтов җиткерде. Заводның техник һәм инженерлык мөмкинлекләре спирт җитештерүне тәүлеккә 4 мең декалитрдан 6 мең декалитрга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, Мамадыш спирт заводының проект егәрлеге ике тапкыр артачак. Биредә яңа егәрлекләрне файдалануга тапшыру, “Татспиртпром“ның ликер һәм аракы җитештерү өчен спиртка булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә ярдәм итәчәк, яңа эш урыннары булдырачак, җитештерүнең рентабльлелеген күтәрәчәк, районның салым керемнәрен арттырачак. Мамадыш спирт заводының ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та катнашты һәм коллективның район икътисадына керткән зур өлеше өчен рәхмәтләрен белдерде. Завод быел 30 мең тонна чамасы яхшы сыйфатлы ашлык эшкәрткән һәм 905 мең дал спирт-ректификат җитештергән. Аның 70 проценты–“Люкс“, 30 процентф “Альфа“ категорияле спирт. Унбер айда заводтан 821 мең дал спирт җибәрелгән. Спиртттан тыш завод коры азык чүпрәсе дә чыгара. 2014нче ел белән чагыштырганда, аны җитештерү 88 процентка арткан. Продукция Татарстанга гына түгел, Россиянең башка төбәкләренә дә реализацияләнә. Углекислота да былтыргыдан 15 процентка артыгырак җитештерелгән. Унбер айлык йомгаклар буенча, коллективта уртача айлык хезмәт хакы 34729 сум тәшкил итә. Җыелышта хезмәт алдынгыларына Татарстан Сәнәгать, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларының, “Татспритпром“ның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International