Болгар шәһәрлегендәге бњген “Ак мәчет” комплексында Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уза.

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Болгар шәһәрлегендәге  бњген “Ак мәчет” комплексында Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уза. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдинов, хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, шул исђптђн Мамадыштан район мљхтђсибе Илџам хђзрђт Миннегалиев катнаша.

Өйлә намазыннан соң бәйрәм ителә башлаган чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Шуннан соң гарәп телендә нашидләр яңгырады, Мәүлид ән-Нәби хакында, әһәмияте турында бәян ителде, дип хђбђр итте Илџам хђзрђт.

12 декабрьдә һиҗри календаре буенча өченче ай – Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшенђ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International