Күптән түгел генә республика муниципаль хезмәткәрләре арасындагы Спартакиадага нокта куелды.

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Күптән түгел генә республика муниципаль хезмәткәрләре арасындагы Спартакиадага нокта куелды. Мәгълүм булганча, районнар өч төркемгә бүленеп, сигез төрдән көч сынаштылар. Безнекеләр икенче төркемдә чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, алар унсигез район арасында гомумкоманда беренчелегендә икенче урынны яуладылар. Муниципалларыбыз волейбол бәйгеләрендә – беренче, мини-футболдан, бадминтоннан, шахматтан , өстәл теннисыннан – икенче, җиңел атлетика белән чаңгыда узышудан – өченче, йөзүдән алтынчы урыннарны яуладылар. Спартакиадада кайбер хезмәткәрләргә  берничә төрдән район данын якларга туры килә. Мәсәлән,  Район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов волейбол белән мини-футбол җыелма командасы составында чыгыш ясый. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Айнур Әгъләмов волейбол, мини-футбол, бадминтон һәм җиңел атлетикадан, финанс-бюджет палатасының әйдәүче белгече Айнур Галиев волейбол, мини-футбол, бадминтон һәм өстәл теннисыннан районыбыз командасына кирәкле очколарны тупларга ярдәм итәләр Район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Никифорова чаңгыд узышуда, җиңел атлетикада уңышлы чыгыш яый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International