Мамадышның мәдәни проекты җиңүче

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

ТРның мәдәни ял итү урыннарында наркоманияне профилатикалауга юнәлтелгән смотр конкурсында Мамадыш районы мәдәният сарае методисты Марат Локманов лауреат исеменә лаек булды.

“Сау-сәламәт буын- көчле ил” проекты белән ул ТР Мәдәният министрлыгында узган түгәрәк өстәл вакытында чыгыш ясый. Гомумән алганда, Әлмәт, Әгерҗе, Буа, Бөгелмә, Мөслим, Тукай, Яшел Үзән, Кукмара, Тәтеш, Сарман, Чистай, Мамадыш муниципаль районнарыннан килеп ирешкән 8 проект кына жюри игътибарына лаек була. Һәр иҗади эш авторының чыгышы презентация белән үрелеп бара. “Без тәкъдим иткән проектны комиссия ләззәтләнеп тыңлады. Күрсәтер эшләребез байтак. Мамадыш районы массалы, киң масштаблы мәдәни чаралары белән күкрәк киереп горурлана ала.Мәдәният йортлары гөрләп тора”,- диде конкурс лауреаты Марат Локманов.  

ТР ның мәдәни ял итү урыннарында наркоманияне профилатикалау конкурсы җиңүчеләрен ноутбук һәм дипломнар белән сөендерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International