ТАТАРСТАН МӨФТИЕ МАМАДЫШТА

2015 елның 19 декабре, шимбә

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул район хакимияте вәкилләре һәм район җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Алена Смирнова белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт Мингалиев катнашты.

Рәсми очрашуда сүз мөхтәсибәт һәм Мамадыш мөселманнарына кагылышлы мәсьәләләр турында барды.

Аннары мөфти район имамнары белән аралашты.  Бүгенге көндә Мамадышта барлыгы 57 мәчет эшләп килә. Мөфти имамнар  белән авыл мәчетләрендә  дини эшчәнлек алып бару хакында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International