Җомга көнне Мамадыш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының конференц-залында Мамадыш шәһәр Советының өченче чакырылыш дүртенче утырыш булып узды. Анда депутатлар игътибарына биш көн тәртибе тәкъдим ителде. Алар Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәре Советының “Җир салымы турында“гы агымдагы елның 9нчы июнендәге һәм 11нче ноябрендәге карарларына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Утырышта киләсе елга шәһәр бюджеты, шәһәр Советының 2014нче елның 20нче декабрендә кабул ителгән “Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәренең 2015нче елга һәм планлы 2016-2017нче елларга бюджеты утрында“гы карарларына үзгәрешләр кертү турында да сүз алып барылды. Киләсе елда бюджетның керем өлеше 47684,5 мең сум булыр дип көтелә. Аның – 61 проценты шәхси керемнәр, калганнары – бюджетара трансфертлар. Шул ук вакытта шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр дә тикшерелде. Бу нисбәттән, депутатлар Мамадыш шәһәре территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә өстәмәләр кертү турында тәкъдимне бертавыштан хупладылар. Соңгы көн тәртибендә балалар мәйданчыкларында, тротуарларда, ишегалларында йөрү юлларында транспорт чараларын куюга кагылышлы иде. Бу экстрен хезмәт машиналарына килүдә тоткарлык тудыра. Шул ук вакытта төзек булмаган транспорт чараларын автомобильләр, җәяүлеләр йөрергә, территорияләрне чистартырга комачаулык тудыра торган урыннарда саклауны тыярга кирәклеге ассызыкланды.